Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Муса Җәлил музей-фатирында Роберт Миңнуллинга багышланган әдәби-музыкаль салон үтәчәк
19 ноябрьдә 10:00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатиры әдәби музыкаль салонында «Кызыл ромашка» клубының «Мин яратам сезне, чордашларым!...» дип исемләнгән чираттагы утырышы узачак. Ул Г.Тукай, М.Җәлил, А.Алиш премияләре лауреаты, Г.Х.Андерсен исемендәге Мактаулы Диплом иясе, журналист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга багышлана. Бу хакта Муса Җәлил музей-фатиры матбугат хезмәте хәбәр итте.
Утырыш Әниләр көне уңаеннан үткәрелә. Роберт Миңнуллин бер әңгәмәсендә болай дигән: «Минем иҗатымда әнкәй образы бик зур урын алды. Әнкәй турында җырларым, шигырьләрем бик күп. «Әнкәй» дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә. Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз, аларга кайтып егылабыз. Чөнки Җирдәге иң бөек кеше – Ана!»
Чарада язучы Галимҗан Гыйльманов, Роберт Миңнуллинның якыннары, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары, «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре, җырчы Рөстәм Егоров һәм башкалар катнашыр дип көтелә. Кичәдә Роберт Миңнуллинның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар һәм шагыйрьгә багышланган «Гомер моңы» спектакленнән өзекләр күрсәтеләчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз