Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Муса Җәлил музей-фатирында Бөек Ватан сугышы турында истәлекләр сөйләячәкләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

15 февральдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Милли музее филиалы – Муса Җәлил музей-фатирында герой-шагыйрьнең туган көненә багышланган «Балалар – балаларга» һәм «Җиде тарих» чаралары була.
«Балалар – балаларга» – Татарстан Милли музееның туган як тарихы белән мавыгучы балалар һәм яшүсмерләр өчен белем бирү акциясе. Алар Милли музейда һәм аның филиалларында экскурсияләр алып барырга өйрәнә, ә аннары аларны яшьтәшләре өчен алып бара. Акция 2021 елдан бирле даими үткәрелә, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
«8-11 яшьлек җиде катнашучы экскурсия уздыра. Экскурсиянең зур текстын катнашучылар үзара бүлештеләр, һәркем үз өлешен әзерли һәм сөйли. Балаларны әзерләүдә музей хезмәткәрләре, укытучылар, ата-аналар ярдәм итә», - диелә хәбәрдә.
Соңыннан «Җиде тарих» проекты була. «Анда гаиләләр үзләренең Бөек Ватан сугышы чоры истәлекләрен тәкъдим итәчәк. Кыйммәтле предмет турында балалар сөйли, ә катнашучы гаиләләр үзләре - музей волонтерлары гаиләләре», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз