news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Муса Җәлил музее мөдире итеп Ленария Мөслим билгеләнгән

Муса Җәлил музее мөдире итеп Ленария Мөслим билгеләнгән
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Муса Җәлил музее мөдире итеп Ленария Мөслим билгеләнгән. «Әйе, боерык яңа елга кадәр үк чыккан иде. Әлегә бу хакта хәбәр итеп йөрүне кирәк тапмадым», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Мин дә башкалар кебек аның шигырьләрендә үскән – бу турында әйтеп тә торасы юк. Аның каһарманлыгы турында барыбыз да белә. Шәхсән минем өчен Муса Җәлил үз заманының актив яшь кешесе буларак кадерле – бәлки, алга таба аның шәхесен нәкъ шушы юнәлештә ачарбыз», – диде Ленария Мөслим.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчелегеннән киткәннән соң Ленариянең соңгы эш урыны Татарстан Милли музее иде.

  • Муса Җәлил музей-фатиры – Татарстан Милли музее филиалы. Казанның Максим Горький урамы, 17 нче йортында урнашкан. Бу йортта 1940-1941 елларда гаиләсе белән Муса Җәлил яшәгән.
news_right_1
news_right_2
news_bot