news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Муса Җәлилнең төрмәдә язган кайбер шигырьләре Бөгелмәдә юкка чыгарылган булырга мөмкин

Бөгелмәнең Карабаш бистәсендә туып үскән Руслан Садыйков әйтүенчә, аның бабасы Муса Җәлилнең кайбер шигырьләрен алып кайткан булырга тиеш.

Муса Җәлилнең төрмәдә язган кайбер шигырьләре Бөгелмәдә юкка чыгарылган булырга мөмкин
Салават Камалетдинов

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең Берлинның Моабит төрмәсендә булганда язылган кайбер шигырьләре Бөгелмә районында юкка чыгарылган булырга мөмкин. Бу версияне Муса Җәлил белән бер төрмәдә утырган Минзәки Әһлиуллин оныгының улы Руслан Садыйков сөйләде.

«Моабит төрмәсендә карт әти Муса Җәлил белән күрешкән була. Муса Җәлил аңа һәм Үзбәкстаннан тагын бер кешегә газета кырыенда язган әсәрләрен тапшырган булган. Газета кисәкләрен бабам ничек үзендә саклап кала алгандыр – белмим. Әмма ул шуларны Моабит төрмәсе һәм төрле лагерьләрдә утырып чыкканнан соң, азат ителеп, 1947 елда туган ягы - Бөгелмә районы Карабаш авылына алып кайта алган», - диде Руслан Садыйков «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Тарих укытучысы Руслан Садыйковка бабасы турындагы вакыйгаларны әбисе һәм әтисе сөйләгән. «Әтинең әнисе, ягъни минем әбием Минзәки Әһлиуллинның кызы була. Карт әтинең хатыны Нурлыгаян әбине мин күреп калдым, хәтерлим. «Муса Җәлилгә герой исеме 1956 елда гына бирелә, исеме шул вакытта гына аклана, ә аңарчы ул «хыянәтче» дип йөртелә. 1947 елда, бабам туган ягына кайткан вакытта Муса Җәлил белән бәйле тема тыелган була», - диде ул.

Авыл кешеләре, курку сәбәпле, шигырьләрне юкка чыгаралар. «Шулай булгач, карт әби карт әтигә: «Минзәки, ул әсәрләр өчен безне атып үтерәчәкләр, Себергә куачаклар», - дип әйтә. Әби шулкадәр курыккан була һәм ул әсәрләрне яндыра. Бу хакта ул миңа искә алып сөйләгән», - диде Руслан Садыков.

Аның әйтүенчә, Минзәки Әһлиуллинның исеме җәлилчеләр исемлегендә рәсми төстә язылмаса да, аның җәлилчеләр белән Моабит төрмәсендә утырганлыгы билгеле.

«Муса Җәлилнең исеме акланганнан соң, Мәскәүдәге бер съездга Үзбәкстан кешесе шунда кайта һәм: «Җәлилнең әсәрләрен алып калган тагын бер татар кешесе бар иде, ул хәзер исәнме-юкмы – белмим», - дигән булган. Карт әтием Минзәки Әһлиуллин инде 1954 елда ук вафат була. Кызганыч, бу хәлләргә бернинди дәлилләр юк. Бу барысы да сүздә генә», - диде ул.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100