news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлил кызы Люция Җәлилова: Әтиемнең туган авылына барырга күп еллар хыялландым

87 яшен тутырган Люция Җәлилова 1 октябрьдә гомерендә беренче мәртәбә әтисенең туган авылына кайтты.

Герой-шагыйрь Муса Җәлил кызы Люция Җәлилова әтисенең туган җирендә – Оренбург өлкәсе Мостафа авылында булырга күп еллар хыялланганын әйтте.

«Бик кайтасым килде, ләкин беркем дә чакырмады. Менә ике егет («ТИ» искәрмәсе: Вахит Имамов белән Ләбиб Лерон) быел килеп керделәр дә: «Мостафага барасыгыз киләме?» – диделәр. Нәрсә дип әйтим инде? Әлбәттә, барасым килә, дидем. Мостафа авылына барып, әбиләрне җыеп, Коръән укытырга хыялландым. Шундый өмет белән күп еллар яшәдем», – диде Люция Җәлилова «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән интервьюда.

Люция Җәлилованың күпчелек гомере Казанда үткән. Яшьрәк чагында аның чит төбәккә барып, мәҗлес оештырырга мөмкинлеге булмаган.

«Аена 50 сум акчага 16 ел эшләгән кешенең андый җирләргә йөрергә мөмкинлеге бармы? Әлбәттә, юк. Мин бит кызны Мәскәүдә укыттым. Стипендиясез, тулай тораксыз укырга мәҗбүр булды. Аны 4нче курста гына бюджет урынына кабул иттеләр. Беренче стипендиясен шул вакытта алды. 40 сум шәхси пенсия ала идем. Аны тулысынча кызыма җибәреп бардым», – диде Люция Җәлилова.

87 яшен тутырган Люция Җәлилова 1 октябрьдә гомерендә беренче мәртәбә әтисенең туган авылына кайтты. Аны Санкт-Петербургтан Оренбург өлкәсенә кайтаруны ике язучы – «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов белән «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон оештырды.

Люция Җәлилова

Фото: © Ләбиб Леронның «Вконтакте» сәхифәсеннән

Вахит Имамов Люция Җәлилованың Коръән уку осталыгына соклануын белдерде. Люция ханым Мостафа авылы зиратына кереп, әби-бабасы каберләре янында коръән сүрәләре укыган, дога кылган. Аннары мәчеттә намаз укыган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100