Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Муса Җәлил истәлегенә көрәш ярышында ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы командаларны бүләклиләр

Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган һәм «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирында көрәш сезонына еллык нәтиҗәләр ясалачак. Беренче тапкыр еллык нәтиҗәләр буенча алдынгы урынга чыккан командаларга 500, 300, 250шәр мең күләмендә акча биреләчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Муса Җәлил турнирының аерым бер үзенчәлеге бар – бу ярышта без узган елгы нәтиҗәләргә йомгак ясыйбыз. Календарьгә кергән ярышлар буенча җиңүчеләребез билгеле. Беренче бишлектә – Әлмәт, Чаллы, Арча, Кукмара, Балтач. Беренче урынны алган командага 500 мең, икенче урын – 400 мең, өченчегә – 300 мең, өченче һәм дүртенче урын алган командаларга 250шәр мең акчалата бүләк биреләчәк. Шулай ук, яхшы күрсәткечләргә ирешкән Азнакай, Чистай, Лаеш командалары 100әр мең күләмендә акчалата премия белән бүләкләнәчәк», – дип хәбәр итте ТР Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Башкарма директор сүзләренчә, Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир ачылышында елның иң яхшы көрәшчеләре, тренерлары, журналистлары – барлыгы 36 кеше бүләкләнәчәк.
- Муса Җәлил истәлегенә көрәш бәйгесе 2-3 февраль көнне Казанның «Ак барс» көрәш сараенда үтәчәк. Бәйгедә 40тан артык команда катнашуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз