news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәлил истәлегенә ярышта хәрби операциядәге көрәшчеләргә батырлыклары өчен рәхмәт әйттеләр

Җәлил истәлегенә ярышта хәрби операциядәге көрәшчеләргә батырлыклары өчен рәхмәт әйттеләр
Фото: «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Казанның «Ак барс» көрәш сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турниры башланды. Бәйгенең ачылыш тантанасында махсус хәрби операциядә булган көрәшчеләрне искә алып, батырлыклары өчен рәхмәт әйттеләр.

Ватанны ярату, батырлык, ныклык төшенчәләренә нигезләнгән ачылыш тантанасын Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистлары күрсәтте. Тантанада җырчылар Ильвина, Зәринә Хәсәншина, Рөстәм Насыйбуллин чыгыш ясады.

«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова көрәшче хәрбиләр белән исән-сау күрешүне теләде.

«61 ел элек бу турнирны редакция гамәлгә куйган. Аны буыннан-буынга күчергән өчен рәхмәт сезгә, көрәшчеләр. «Ватаным Татарстан» ул спорт ярышы гына түгел, ул рух ныклыгы, батырлык төшенчәсе дә. Бүгенге көндә, шушы сәгатьләрдә Ватаныбыз саклыгы өчен үзләрен аямаган егетләребез алдында баш иябез. Киләсе елда алар белән исән-сау күрешергә язсын», – диде Гөлнара Сабирова.

61 нче тапкыр үткәрелүче турнирда 42 командадан 343 көрәшче бил алыша. Бәйгенең ачылыш тантанасында көрәшчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР көрәш федерациясе Президиумы Рәисе Марат Әхмәтов та сәламләде.

«Бу ел ярышлар булса да, көрәш сезонын шушы дәрәҗәле ярышыбыз белән башлап җибәрәбез. Бу – һәр көрәшче күңелендә сакланып кала торган турнир. Көрәш безнең гомерлек юлдашыбыз, ул безнең киләчәгебез дә. Матур көрәш бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм», – диде Марат Әхмәтов.

Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры ике көн дәвам итә. 2 февраль беренче әйләнешләр, 3 февраль ярымфинал һәм финал алышлары көтелә. Ярышларның баш тренеры – Илһам Волков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100