news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирының 2024 елгы җиңүчеләре билгеле

Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирының 2024 елгы җиңүчеләре билгеле
Фото: "Татар-информ", Салават Камалетдинов

2-3 февраль көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда үткән «Ватаным Татарстан» гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирының быелгы җиңүчеләре билгеле. Командалар арасында беренче урынны Лаеш районы яулады. Икедә – Теләче, өченче урында – Әлмәт районы командалары.

Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Шәхси беренчелектә җиңгән көрәшчеләр традицион рәвештә чигелгән сөлге, медаль һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр. Беренче урын иясе – 100 мең, икенче урын – 70, өченче урын алучы көрәшчеләргә 50 мең күләмендә бүләк тапшырылды.

Муса Җәлил истәлегенә багышланган 61 нче тапкыр уздырылучы турнирның быелгы җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез.

60 кг үлчәү авырлыгы:

  1. Алексей Абрамов (Лаеш)
  2. Рубин Раджабов (Әлмәт)
  3. Ильяс Йосыпов (Балтач), Ленар Әүхәдиев (Балтач)

65 кг үлчәү авырлыгы:

  1. Илнар Закиров (Чистай)
  2. Алмаз Миңнехуҗин (Казан, Зилант)
  3. Рәсим Хаҗиев (Әлмәт), Райнур Фәйзрахманов (Казан, Зилант)

70 кг үлчәү авырлыгы:

  1. Ислам Фәләхов (Алабуга)
  2. Илназ Рамазанов (Лаеш)
  3. Илнар Муллахмәтов (Балтач), Илсаф Ишмөхәммәтов (Лаеш)

75 кг үлчәү авырлыгы:

  1. Динар Кәримуллин (Лаеш)
  2. Булат Гадершин (Чистай)
  3. Мөнир Галләмов (Теләче), Камил Хаҗиев (Әтнә)

80 кг үлчәү авырлыгы:

  1. Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт)
  2. Айнур Нургалиев (Мамадыш)
  3. Инсаф Кәримуллин (Арча), Рамиз Исрафилов (Кукмара)

85 кг үлчәү авырлыгы:

  1. Рүзәл Тимергалиев (Лаеш)
  2. Фаяз Зарипов (Казан, Зилант)
  3. Инсаф Мөбарәкшин (Арча), Илгизәр Галимуллин (Балтач)

90 кг үлчәү авырлыгы:

  1. Азат Гәбдрәшитов (Чаллы)
  2. Рөстәм Сәлахов (Чаллы)
  3. Рамил Мөхәммәтов (Теләче), Ранис Галимуллин (Лаеш)

100 кг үлчәү авырлыгы:

  1. Булат Мусин (Чистай)
  2. Егор Такарлыков (Чаллы)
  3. Айгиз Зәйнетдинов (Теләче), Илнар Галимов (Чаллы)

115 кг үлчәү авырлыгы:

  1. Раил Нургалиев (Теләче)
  2. Марат Миначев (Казан, Зилант)
  3. Айнур Сыртаев (Чистай), Рифат Ахунҗанов (Саба)

130 кг үлчәү авырлыгы:

  1. Радик Сәлахов (Зәй)
  2. Раил Мараков (Теләче)
  3. Ирек Шәяхмәтов (Әлмәт), Ринат Дәүләтшин (Кукмара)

130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

  1. Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы)
  2. Муса Галләмов (Лаеш)
  3. Эдуард Җәләлиев (Саба), Константин Морозов (Түбән Кама)
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100