news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Муса Җәлил музей-фатирында герой-шагыйрь истәлегенә багышланган чара узды

Муса Җәлил музей-фатирында герой-шагыйрь истәлегенә багышланган чара узды
Фото: Татарстан Милли музее

Казанда Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу чаралары узды. Муса Җәлил музей-фатирында тантаналы программа оештырылды. Бу хакта Татарстан Милли музее хәбәр итте.

Чарада шигырьләр яңгырады, моңлы музыкаль номерлар тәкъдим ителде. Истәлекле кичәдә шагыйрьнең якын туганнары да катнашты. Алар үзләренең хатирәләре белән уртаклашты. Шулай ук музейда бөек шагыйрьнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Кайнар йөрәк моңнары...» дип аталган яңа күргәзмәне ачу тантанасы булды.

«Быел Муса Җәлилнең 120 еллыгы билгеләп үтелде, әлеге уңайдан чаралар әле күп булачак. Юбилей елының бер вакыйгасы буларак, без музейда күргәзмә әзерләдек. Ул Җәлил үзе исән чакта чыккан китаплардан тора. Күргәзмәдә Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханә фондларыннан алынган китаплар да бар. Милли музей фондларында 12 китап, шул исәптән рус теленә тәрҗемә ителгән беренче җыентыгы саклана. Безнең фондларда булмаган «Авылда пионер эшләре» дигән китапны сорап тордык. Күргәзмә тулыланды, Җәлил үзе исән чакта чыккан бөтен китапларны тәкъдим иттек», – дип аңлатты Муса Җәлил музей-фатиры мөдире Айгөл Сафиуллина.

Фото: Татарстан Милли музее

Күргәзмә 10 сентябрьгә кадәр эшли.

ТР Милли музее директоры Айрат Фәйзрахманов тагын бер әһәмиятле күргәзмә турына искәртте.

«Муса Җәлилнең 120 еллыгында, ел башында күчмә күргәзмә ачылды, ул Татарстан буенча йөри, төбәкләргә дә чыгачак. Бу көннәрдә күргәзмәне тулыландыру турында карар кабул иттелде, анда Җәлилнең көрәштәшләре турында да мәгълүмат булачак. Ул күргәзмә бик матур, сыйфатлы, заманча. Ул күргәзмә киләсе елларда да дәвам итәчәк, Муса Җәлилнең туган якларына да барып җитәр, дип ышанабыз», – дип сөйләде ул.

25 август традициясен бозмыйча, быел да Казанга Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым, оныгы Татьяна ханым һәм оныкчыгы Елизавета кайткан. Әлеге чарада алар да катнашты. Чулпан ханым әлеге фатир белән бәйле истәлекләрен сөйләде.

Муса Җәлил бу фатирдан үз теләге белән фронтка киткән. Музейның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Харасова аңлатканча әлеге фатирда Җәлил бер елдан да азрак яши. «1940нчы елның октябрь аеннан 1941нче елның июленә кадәр генә яши ул монда. Бу фатир аңа бирелгән, ул коммуналь булган, Җәлил күршеләр белән яшәгән. Фатирда музей 1983 елда ачыла, мемориаль бүлмәдә бернинди үзгәреш кичермәгән, күршеләр яшәгән бүлмә – күргәзмәләр залы итеп эшләнгән», – дип аңлатты ул.

Фото: Татарстан Милли музее

12.00 сәгатьтә 1 Май мәйданындагы Муса Җәлил һәйкәле янында гомумшәһәр митингы һәм чәчәкләр салу тантанасы булды.

1944 елның 25 августында Өченче Рейхның II Империя суды карары белән фашистларга каршы пропаганда һәм Германиянең хәрби куәтен какшатуда гаепләнгән 11 татар гильотинада җәзалап үтерелә. Аларның исемнәре татар халкы тарихына мәңгегә кереп кала: Гайнан Кормаш, Фуат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Галләнур (Сәлим) Бохаров.

news_right_1
news_right_2
news_bot