Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Муса Җәлил - дөньякүләм масштабтагы шәхес: Казанда аның 120 еллыгына конференция ачылды
Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Муса Җәлил Россиянең тарихи-мәдәни киңлегендә» исемле Бөтенроссия фәнни конференциясе үз эшен башлады. Чарада Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Бөек Новгород һәм Башкортстаннан килгән галимнәр, тарихчылар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.
Конференцияне ачып җибәргәндә, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкат Миңниханов Җәлил шәхесенең дөньякүләм танылуында галимнәрнең хезмәте зур булуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, фәнни тикшеренүләр булмаса, без геройларыбызның чын масштабын күрә алмас идек.
«Муса Җәлил – дөньякүләм масштабтагы шәхес. Моның сәбәбе ул ни эшләгән һәм кем булганга гына түгел, ә үз вакытында тарихчыларның Муса Җәлил буенча тикшеренүләр үткәреп, аның уникальлеген ачыклавына да бәйле. Җәлил аша галимнәребезнең роле никадәр мөһим икәнен тагын бер кат күрсәтәбез. Әгәр мондый фәнни тикшеренүләр үткәрелмәсә, без бу геройларны күрмәс идек», – диде Рифкат Миңниханов.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева үз чыгышында әлеге конференциянең Бөек Җиңү турындагы хәтерне саклау юнәлешендәге эзлекле эш икәнен искәртте.
«Безнең фәнни-гамәли конференция узган ел Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүгә багышланган чараның логик дәвамы булып тора. Хәтерне һәм җиңүгә зур өлеш керткән кешеләрне олылау трендын дәвам итеп, без бүген шушы мәйданчыкта очрашабыз. Монда башка илләр, аерым алганда, Беларусь белән бәйле докладлар да бар. Хөрмәтле хезмәттәшләр, шагыйрь-сугышчы, шагыйрь-гражданинга булган игътибарыгыз һәм Россиянең, Татарстанның бөек тарихын саклаудагы позициягез өчен рәхмәт», – дип белдерде вице-премьер.

Россия тарихи җәмгыяте идарәсе рәисе, «История Отечества» фондының башкарма директоры Руслан Гагкуев Җәлил тормышын ватанпәрвәрлек үрнәге дип атады. Ул шагыйрьнең юбилей елы Президент игълан иткән бердәмлек елына туры килүенең символик мәгънәсенә басым ясады.
«Муса Җәлилнең бөтен тормышы – әдәбиятка хезмәт итү үрнәге. Ул бу һөнәрдә татар һәм совет әдәбияты классигы буларак танылды. Шул ук вакытта ул Ватанга хезмәт итүнең, патриотик позициянең үрнәген күрсәтте. Аның 120 еллыгы Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән Россиядәге бердәмлек елына туры килде. Шуңа күрә аның тормышын өйрәнү, иҗатын аңлау һәм яшь буынга җиткерү бик мөһим», – дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов конференциянең төп максаты — Җәлил үрнәгендә яшьләрне тәрбияләү һәм мемориаль практиканы киңәйтү икәнлеген әйтте. «Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты һәм геройларча үлеме үрнәгендә Советлар Союзында һәм хәзерге илебездә берничә буын яшьләр тәрбияләнде. Бүгенге көндә дә бу тәҗрибәне яшь буынга җиткерү мөһим», – диде ул.

Конференция кысаларында «Муса Җәлил: юллар арасында – мәңгелек» дип исемләнгән күргәзмә дә эшли башлады. Экспозициядә шагыйрьнең тормышын, иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеген чагылдырган уникаль фотосурәтләр һәм тарихи документлар тәкъдим ителгән.
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре Рафик Сәлахиев күргәзмәдә Муса Җәлил хезмәт иткән икенче удар армиянең «Отвага» газетасы урнашкан һәм армия чолганыштан чыккан вакытта хәлак булган урыннарда табылган әйберләр күрсәтелүен искәртте.
«Монда, бигрәк тә Муса Җәлил хәрби корреспондент булганлыктан, фотоаппарат, кара савыты, ручка, күзлек бар. Шулай ук Муса Җәлил белән бергә чолганыштан чыккан солдатларның шәхси әйберләре: кашык, сугыш урынының бүгенге фотолары, солдатларның медальоны һәм башкалар», – дип аңлатты Рафик Салахиев.
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова конференция уңаеннан ике яңа фундаменталь басманың да дөнья күрүе турында сөйләде. Аның фикеренчә, бу китаплар Җәлил мирасын өйрәнүдә яңа баскыч булып тора.

«Беренчесе – «Муса Җәлил: энциклопедик очерклар». Әлеге китап өч бүлектән тора, һәм анда аның язмышы, җәмгыятьтә тоткан урыны, музейлары, һәйкәлләре хакында, аның исемен йөрткән премия һәм уку йортлары турында мәгълүмат бирелә. Икенчесе – энциклопедистика үзәгенең баш хезмәткәре Раил Исламов авторлыгындагы «Муса Җәлил: биобиблиографик күрсәткеч». Анда дүрт мең ярымнан артык материал тупланган», – дип белдерде Эльмира Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз