news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Муса Җәлил әсәрләре Россия халыклары әдәбияты буенча мәктәп программасына кертеләчәк

Россия халыклары әдәбиятын 1 сыйныфтан башлап 11 сыйныфка кадәр ел саен укыячаклар. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсендә укучылар белән очрашуда Россия Президенты киңәшчесе Елена Ямпольская әйтте, дип яза «Миллиард татар» Телеграм-каналы.

«Россия Федерациясе халыклары әдәбияты, күп еллар эчендә беренче тапкыр, советлар чорыннан соңгы тарихында беренче тапкыр, 1 – 11 сыйныфларның дәреслекләрендә тәкъдим ителәчәк. Һәр ел саен Россия халыклары әдәбияты блогы булачак. 1 – 4 сыйныфларда – Россия халыклары әкиятләре, риваятьләре. Бу бик яхшы һәм атмосфералы, бу билгеле бер колорит, бу офыкларны киңәйтә. 5 – 11 сыйныфларда һәм класста бер автор тәкъдим ителәчәк – Муса Җәлил, Рәсүл Гамзатов, Юрий Рытхэу», – дип яза Ямпольская сүзләрен РИА Новости.

Ямпольская сүзләренчә, бишенче сыйныфтан башлап 11гә кадәр һәр класста уку өчен бер автор тәкъдим ителә. Өлкән сыйныфлар өчен әдәбият буенча яңа бердәм дәреслекләр 2026 елның 1 сентябренә, ә кече сыйныфлар өчен 2027 елның 1 сентябренә барлыкка киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot