news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муромцево татарлары "Татар дөньясы” клубы оештырган

Соңгы елларда Муромцево районы территориясендә татар мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча актив эш алып барыла.

(Казан, 1 май, “Татар-информ”). Омск өлкәсенең Муромцево районы“Альтернатива” мәдәнит-ял үзәгендә “Татар дөньясы” милли татар клубында беренче очрашу булды. Бу хакта Омск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе сайты хәбәр итә.

"Клуб булдыру идеясе очраклы гына барлыкка килмәгән. Соңгы елларда Муромцево районы территориясендә татар мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча актив эш алып барыла. Милли бәйрәмнәр уздыру тәҗрибәсе тупланган, татар халкы булган авылларда үзешчән коллективлар эшли. Алар үзләрен районда гына түгел, ә өлкә һәм төбәкара дәрәҗәдә күрсәтергә өлгергән инде", диелгән бу хәбәрдә.

Очрашуда Черталов, Инцисса, Алексеевки һәм Муромцеводан татарлар җыелган. Алар алдында “Яз килә!” концерт программасы белән “Сандугач”, “Дуслар”, "Йолдыз” үзешчән коллективлары чыгыш ясаган.

Алар милли татар ашлары, тәм-томнардан авыз иткән. Чәй өстәле артында милли клуб эшен алга таба оештыру турында фикер алышаканнар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100