Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мурманскиның «Якташ» татар җәмгыяте беренче тапкыр Тукай укулары оештырды
28 ноябрьдә Мурманск шәһәренең «Сопкалар. Гаилә» киңлегендә «Тукай эзләре буйлап» беренче Тукай укулары узган. Аны шәһәрнең «Якташ» татар мәдәни җәмгыяте белән берлектә балалар-яшүсмерләр китапханәсе оештырган. Бу турыда Мурманск татарларының «Якташ» берләшмәсе социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.
«Габдулла Тукай — татар халкының яраткан шагыйре. Үзенең кыска гомерендә ул күп шигырьләр һәм кызыклы әкиятләр язарга өлгерә», ди оештыручылар.
Чарада 53 нче мәктәп укучылары халык шагыйренең тормышы һәм иҗаты, аның әкиятләре һәм шигърияте белән танышты. Шагыйрь әсәрләрендә туган якка, анда яшәүче кешеләргә һәм, әлбәттә, туган телгә мәхәббәтне данлаган. Аның «Туган тел» шигыре татар халкының рәсми булмаган гимны булып санала. «Якташ» татар мәдәни җәмгыятенә белемнәрне арттыра торган очрашу өчен рәхмәт белдерәбез, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз