Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мурманскида зур Җәмигъ мәчете төзергә телиләр
Мурманскида Җәмигъ мәчетен төзү проектын эшләгәннәр. Хәзер урын сайлау һәм иганәчеләр эзләү бара. Бу хакта «Татар-информ»га Мурманск өлкәсендәге «Якташ» татар мәдәни җәмгыяте рәисе Раил Биккиняев хәбәр итте.
«Безнең хыялыбыз һәм зур бурычыбыз бар – Мурманск ландшафтына гармонияле рәвештә туры килә торган Җәмигъ мәчетен төзү. Бу бик лояль төбәк, монда мондый мәсьәләләрдә һәрвакыт ярдәмгә киләләр. Хәзер без урын һәм иганәчеләр эзлибез», - дип сөйли агентлыкка әңгәмәдәш.
Аның сүзләренә караганда, Мурманскида мондый объектка ихтыяҗ зур, чөнки Корбан бәйрәме яки Ураза бәйрәме кебек зур мөселман бәйрәмнәрендә барлык теләүчеләрне сыйдырыр өчен зур спорт комплексын арендага алырга туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз