news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мурманскида «Якташ» татар мәдәни үзәге ифтар уздырган

Мурманск шәһәрендә ифтар булды. Аны шәһәрнең «Якташ» татар мәдәни үзәге оештырган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ифтарга мөселманнар гына түгел, башка конфессия вәкилләре, киң җәмәгатьчелек җыелды.

Очрашу Коръән укудан башланды. Барлык җыелучыларга сәламләү сүзе белән Мурманск шәһәренең «Якташ» татар мәдәни җәмгыяте рәисе Раил Биккинәев мөрәҗәгать итте. Ул әлеге вакыйганың мөһимлеген, Мурманск өлкәсе территориясендә тату гаилә булып яшәүче төрле халыкларның берләшүен билгеләп үтте.

Мурманск мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Искәндәр хәзрәт мөрәҗәгатендә Рамазан ае, аның мөһимлеге турында сөйләде, ислам баганаларының берсен үтәүнең мөһим аспектларына тукталды.

Шулай ук кичәнең кунакларына протоиерей Андрей Амелин да мөрәҗәгать итте, ул пост һәм әхлакый тәрбия турындагы күзаллауларның бердәмлеген белдерде.

Бәйрәм кунаклары алдында яшь йолдызчыклар нәшид җырлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100