Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мурманскида Сабан туе булды
Мурманскида уникаль һәм якты чара - «Иң төньяк Сабан туе» булды. Татар халкының әлеге традицион бәйрәме җирле халык белән башка төбәкләрдән килгән кунакларны да җәлеп итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара татар халкының мәдәни традицияләрен төбәкнең төньяк үзенчәлекләре белән берләштерде, дуслык һәм бердәмлекнең кабатланмас мохитен булдырды.
Анда Гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлекнең илкүләм сәясәтен гамәлгә кую идарәсе җитәкчесе Юлия Шандарова, Татарстан Рәисе каршындагы Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Тулы вәкаләтле вәкил - Татарстан Рәисенең урынбасары Фәрит Габделганиев, өлкә думасы депутаты Алмаз Гыйсмиев кунак булды.
Билбау көрәшенә аерым игътибар бирелде, ул тамашачылар арасында зур кызыксыну уятты. Моннан тыш, кунаклар традицион уеннарда һәм конкурсларда катнашты, милли ризыклардан авыз итте һәм артистларның чыгышларын карады, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз