news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мурманскида мәчете һәм мәдрәсәсе булган Ислам үзәге өчен ике катлы бина сатып алганнар

Мурманскида мәчете һәм мәдрәсәсе булган Ислам үзәге өчен ике катлы бина сатып алганнар
https://dsmr.ru/

Мурманск шәһәренең ислам оешмасы Ислам үзәге булдыру өчен өлкә башкаласында ике катлы бина сатып алуы хакында хәбәр итте. Ул Мурманск өлкәсендә яшәүче барлык мөселманнар өчен берләштеререр, дип ышаналар.

Бинада мәчет, мәдрәсә, хатын-кызлар үзәге (һ.б.) урнашыр дип көтелә. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мурманск өлкәсе мөселманнар берләшмәсе имамы, Россия мөселманнары Дини җыенының Мурманск өлкәсендәге тулы вәкаләтле вәкиле Мөхәммәдхәбиб хәзрәт Гаджаев белдергәнчә, бинаны 10,8 миллион сумга сатып алганнар. Әлеге күчемсез милек объектын оператив рәвештә үзләштерү өчен акчаны бурычка алып торганнар.

«Хөрмәтле дин кардәшләребез! Ислам үзәген оештыруда теләгән һәркем кулдан килгәнчә булышлык күрсәтә ала. Аллаһы Тәгалә бу юлда безне ярдәменнән ташламасын», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100