news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мурманскида мөселман хатын-кызлары гаилә әһәмияте турында фикерләште

“Хәзерге буын өчен күренекле үрнәк буларак Мөхәммәд пәйгамбәр көрәштәшләре(С. Г. С.)” дигән темага аерым игътибар бирелгән.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Мурманск шәһәренең Ислам үзәгендә мөселман хатын-кызларының чираттагы очрашуында гаилә әһәмияте турында фикер алыштылар. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Оештыручылар әйтүенчә, мөселман хатын-кызлары актуаль, көнүзәк темаларга докладлар сөйләгән. Семинарда “Хәзерге буын өчен күренекле үрнәк буларак Мөхәммәд пәйгамбәр көрәштәшләре(С. Г. С.)” дигән темага аерым игътибар бирелгән.

“Исламда гаилә әһәмиятен аңлау” доклады җанлы фикер алышу уятты, - ди оештыручылар. Мондый чаралар рухи һәм дөньяви якны гармонияле рәвештә берләштерергә, мөселман хатын-кызларын белемлерәк һәм үз-үзләренә ышанычлырак булырга ярдәм итә, дигән фикер белдерделәр.

Рәсми өлештән соң формаль булмаган шартларда сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте, дип белдерә оештыручылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100