news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мурманскида ислам үзәгендә балалар өчен бүлмә ачылган

Өлкәннәр намаз укыган һәм дин гыйлемен үзләштергән арада, балалар гомуми һәм ислам юнәлешендәге, акылны үстерә торган уенчыклар белән уйный.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). 1 майда Мурманск шәһәренең ислам үзәгендә балалар өчен бүлмә ачылган. Бүлмә 7 яшькә кадәрге балалар өчен исәпләнгән, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте.

Мурманск шәһәре һәм өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы ислам үзәге күп төрле функцияләр башкара. Әйтик, мәчеттә мөселманнар көнгә биш тапкыр намаз укый, җомга һәм Рамазан аенда тәравих намазлары үткәрелә. Шулай ук төрле лекцияләр, мөселман бәйрәмнәре һәм чаралары уздырыла.

Зур чараларга кечкенә балалар белән дә киләләр. Шуны күздә тотып, җитәкчелек сабыйлар өчен уен бүлмәсе ачарга булган. Өлкәннәр намаз укыган һәм дин гыйлемен үзләштергән арада, балалар гомуми һәм ислам юнәлешендәге, акылны үстерә торган уенчыклар белән уйный, үзләренә мавыктыргыч шөгыль таба ала, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бу ислам үзәге БДБ һәм якын чит илләрдән килүче мөселманнарны җирле җәмгыятькә җәлеп итүгә дә зур игътибар бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100