news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мурманскида балаларны татар халык уеннары белән таныштырдылар

Мурманск шәһәренең «ГОБУСОН» Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә татар халык уеннарын уйнадылар.

«Якташ» татар мәдәни җәмгыяте әлеге үзәктәге дуслары янында булды. Балаларның физик үсешендә милли уеннар зур роль уйный. Алар ихтыяр көче, батырлык һәм җиңүгә омтылыш тәрбияли. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар уен кагыйдәләрен кызыксынып тыңлады һәм актив катнашты. «Җигелеп бергә», «кашыкка йомырка куеп йөгерү», «капчык киеп йөгерү», «тимербай» һ.б. уеннар үткәрелде.

«Уеннарда балаларны активлык, фикер иреге һәм талант өчен бүләкләргә кирәк. Балалар уен кагыйдәләрен бик тиз отып ала, төрле уен санамышларын кабатларга ярата. Кешеләр борынгы халык уеннарын балалар турында кайгыртып уйлап тапкан. Алар вакытларын күңелле үткәрүдән тыш, бер-берсе белән аралашырга, дуслык кадерен, намус турында белергә өйрәнә», диелгән хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100