news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мурманск татары Яшел Үзән районында «Рәхәт» авыл хуҗалыгы комплексы төзергә тели

Мурманск татары Яшел Үзән районында «Рәхәт» авыл хуҗалыгы комплексы төзергә тели
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Мурманск өлкәсе эшмәкәре Раил Биккиняев Яшел Үзән районында «Рәхәт» авыл хуҗалыгы комплексы төзергә тели. Бу хакта ул Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының дискуссия мәйданы эше барышында әйтте.

«Бу – безнең гаилә проекты. Татарстан җирендә чынга ашырасыбыз килә. Минем хезмәттәшем – бертуганым Илгиз. Хәзерге вакытта участок сайладык. Безгә Бөтендөнья татар конгрессы. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы, Яшел Үзән районы җитәкчелеге ярдәм итә», – дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, комплекста төп юнәлешләр агротуризм һәм токымлы сарык үрчетү була. Шулай сугым цехы, тулы эшкәртү комплексы һәм туңдыру камералары булачак. Смета буенча проект 80 миллион сумга чыга, төзелеш монтажлауга 3 ел салынган.

«Без 1-1,5 мең баш сарык үрчетергә уйлыйбыз. Бездә сарык үрчетү тәҗрибәсе бар. минем бертуганым безнең бабабыз кебек гомер буе сарыклар үстерә. Атта йөрү мөмкинлеге дә булыр дип ниятлибез. Дару үләннәре бакчасын да булдырырга телибез», – дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100