Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мурманск шәһәренең «Якташ» татар мәдәни җәмгыяте Рамазан аенда авыз ачу мәҗлесе оештырды
Мурманск шәһәренең «Якташ» татар мәдәни җәмгыяте Рамазан аенда «Cosmos» кунакханәсе ресторанында традицион авыз ачу мәҗлесе оештырды. Бу хакта «Якташ» татар мәдәни җәмгыятенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Чара Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән узды.
Ифтарга шәһәр мөселманнары, Мурманск һәм өлкә хакимияте вәкилләре, журналистлар, мәдәният хезмәткәрләре һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырылган иде.
Казаннан дини җырлар башкаручы Ильяс Халиковның килүе һәм чыгыш ясавы кичәнең үзенчәлекле бизәге булды. Аның дини җырлары үзенә бертөрле җылы атмосфера тудырды.
Бу кичтә бәйрәм табынына 120дән артык кеше җыелды.
Оештыручылар әлеге чараны уздыруда катнашкан һәркемгә, шулай ук начар һава шартларына да карамастан, ифтарга килгән барлык кунакларга рәхмәт белдерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз