Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мурманск шәһәрендә бишенче тапкыр Төньяк Сабантуе уза
2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Мурманск шәһәренең «Якташ» татар мәдәни оешмасы өлкәнең Эчке сәясәт министрлыгы, Мурманск шәһәре администрациясе ярдәмендә бишенче тапкыр «Төньяк Сабан туе»н уздырачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Бәйрәм 25 майда, 13:00 сәгатьтә, Мурманск шәһәренең Семенов күленең Лодочная станциясе мәйданчыгында уза.
Чараның максаты – халык гореф-гадәтләрен, татарларның һәм Мурманск өлкәсендә яшәүче башка халыкларның телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү. Сабан туе – бай мәдәни мирасны күрсәтә, милләтара татулыкны ныгыта һәм төбәктә яшәүчеләрне берләштерә торган бәйрәм.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасының атказанган артистлары катнашында традицион татар концерты, көрәш, гер күтәрү ярышлары, декоратив-гамәли сәнгать ярминкәсе, традицион һөнәрләр буенча мастер-класслар һәм татар ризыклары дегустациясе булачак.
Сабан туе мәйданы үзәк сәхнә, балалар мәйданчыгы, көрәш мәйданчыгы, ярминкә, милли кухня зоналарына бүленә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз