Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мурманск шәһәрендә 30 августта Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәчәкләр
«Якташ» татар мәдәни җәмгыяте Мурманскида Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чарасы уздыра. Ул 30 августта Мурманск өлкәсенең Дуслык Йортында узачак, дип хәбәр иттеләр оештыручылар үз социаль челтәрләрендә.
Бәйрәм программасы 14:00 сәгатьтә башлана. Чара кысаларында артистлар катнашында концерт, татарлар һәм татар мәдәнияте турында лекция һәм бүләкләр белән викторина узачак. Кунаклар шулай ук арт-объект булдыруда катнаша һәм фикердәшләре белән аралаша алачак.
Чара Мурманск өлкәсенең эчке сәясәт министрлыгы ярдәмендә уздырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз