news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мурманск шәһәре Сабан туе кысаларында татар милли ризыклары бәйгесе узачак

Мурманск шәһәре Сабан туе кысаларында татар милли ризыклары бәйгесе узачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Мурманск шәһәрендә 31 майда узачак Сабантуй бәйрәмендә татар милли ризыклары бәйгесе оештырыла. Бу хакта Мурманск шәһәренең «Якташ» татар мәдәнияте җәмгыяте хәбәр итә.

Бәйгедә катнашу өчен 12:30 сәгатьтә бәйрәм мәйданына үз ризыкларыгызны алып килергә һәм теркәлергә кирәк. Нәтиҗәләр 14:30 сәгатьтә игълан ителәчәк. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак, ди оештыручылар.

Катнашучылар татар халкының традицион ризыкларын – бәлеш, чәк-чәк, өчпочмак һәм башкаларны алып килә ала. Бәйге аш-су сәнгатен сөючеләр өчен үзләренең пешерү осталыгын күрсәтү һәм милли ризыкларны әзерләү серләре белән уртаклашу мөмкинлеге булачак, диелә хәбәрдә.

Фото: Мурманск шәһәренең «Якташ» татар мәдәнияте җәмгыяте

news_right_1
news_right_2
news_bot