news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мурманск өлкәсендә тагын бер ислам үзәге ачылды

Рәҗәп ае башлангач, Мурманск өлкәсенең Полярный шәһәрендә Ислам үзәге ачылды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзәкне ачу тантанасында Мурманск өлкәсе имамы, Россия мөселманнары Дини җыены төбәк вәкиле Мөхәммәтхәбиб хәзрәт Гаджаев бу мөһим чарада катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. Бигрәк тә Ислам үзәге өчен иркен бүлмә биргән Александровск территориаль берләшмәсе администрациясе башлыгы Ильяс Мәҗитовка рәхмәтен җиткерде.

Чарага Мурманск өлкәсе имамнары, шулай ук башка төбәкләрдән кунаклар, шул исәптән Дагыстан Республикасы мөфтиятенең Тулы вәкаләтле вәкиле Казим хаҗи Тимербулатов килде, ул анда булганнарга үгет-нәсихәт сөйләде.

Барлык меценатларга һәм активистларга зур рәхмәт сүзләре җиткерелде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барлык мәхәллә кешеләре өчен бәйрәм өстәле әзерләнгән иде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot