Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мурманск өлкәсе татарлары Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итте
Мурманск өлкәсенең Дуслык йортында Татарстан Республикасы көне уңаенннан бәйрәм чарасы узган. Мурманск өлкәсенең Эчке сәясәт министрлыгы ярдәме белән оештырылган бәйрәм инде дүртенче тапкыр үткәрелә һәм төрле милләт вәкилләрен берләштерә. Бу хакта Мурманск татарларының «Якташ» мәдәни оешмасы хәбәр итте.
«Якташ» татар мәдәни оешмасы рәисе Раил Биккиняев һәм аның урынбасары Камилә Биккиняева төбәктә татар халкының тарихын һәм мәдәниятен саклауның мөһимлеге турында сөйләде. Оешма активистларына төбәк татарларын бергә җыю, үстерү һәм ярдәм итү юнәлешендәге эшчәнлеге өчен рәхмәт хатлары тапшырылды, диелә хәбәрдә.
Традицион рәвештә бәйрәмгә Татарстаннан Эльвира Минһаҗева-Саддарова килгән. Ул оешмага балалар өчен татарча китаплар бүләк иткән. Кунаклар шулай ук остабикә Анна Масленова белән бергә арт-объект ясый алган.
Бәйрәм җыр-биюләрсез узмаган: катнашучыларга Асия Әхмәтшина һәм Әмин Хисамов татар телендә матур музыкаль номерлар бүләк иткән.
Чара кысаларында шулай ук Татарстан җирендә үскән тәмле үлән чәе һәм татар милли ризыклары белән чәй эчү оештырылган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз