news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мурманск өлкәсе имамы Ислам үзәге төзелешенә ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтте

Мурманск өлкәсе имамы Мөхәммәдхәбиб хәзрәт Гаджаев Мурманск шәһәрендә Ислам үзәген төзүдә финанс яктан ярдәм иткән кешеләргә исемле сертификатлар тапшырды. Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Ислам үзәге, мәчет һәм мәдрәсә төзүдә ярдәм итү игелекле эш булып санала. Чөнки бу объект киләсе буынга файда китерәчәк. Бу төзелешкә үз өлешен керткән һәр кешегә рәхмәт белдерәм», - диде ул.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100