news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мурманск өлкәсенә яңа губернатор билгеләнде

Моңа кадәр Мурманск өлкәсен җитәкләгән Марина Ковтун үз теләге белән вазифасын калдырды.

(Казан, 21 март, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Мурманск өлкәсе губернаторы итеп Андрей Чибисны куйды. Бу турыда Кремльнең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте.

Моңа кадәр Мурманск өлкәсен җитәкләгән Марина Ковтун үз гаризасы буенча эшеннән китте. Ул Президенттан вакытыннан алда эштән җибәрүне сорады.

  • Андрей Чибис моңа кадәр Россия Төзелеше министрлыгында урынбасар булып эшләде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot