news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мурашко: Медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләргә 6 миллиард сум юнәлдереләчәк

Яшь белгечләрне эшкә ала торган медицина оешмаларына түләүләргә 6 миллиард сум бүлеп бирәчәкләр. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко шул турыда белдерде. Аның сүзләренчә, түләүләрне билгеләү турындагы документлар проектларын ил хакимияте декабрь азагында – гыйнвар башында кабул итәчәк, дип хәбәр итә ТАСС.

«Яшь белгечләрне кабул итә торган һәм бу оешмаларның штат санын арттыра торган медицина оешмалары өчен өстәмә акча – 6 миллиард сум бүлеп бирүне бүген хөкүмәт рәисе хуплады», – диде ул, һәм түләүләрне 2023 елның гыйнварыннан бирә башлаячакларын өстәп узды.

Президент Владимир Путин кичә хәбәр иткәнчә, 2023 елның гыйнварыннан сәламәтлек саклауның беренчел звеносына кергән медицина хезмәткәрләре өстәмә түләүләр алачак, аларның күләме 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100