Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мурашко «Крокус»тагы теракт вакытында зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләде
«Крокус»тагы терактта зыян күргән 34 кеше хастаханәдә кала, аларның икесе бик авыр хәлдә, дүртесе, шул исәптән бер бала, авыр хәлдә, дип белдерде РИА Новостига Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.
«Крокус Сити Холл»да 34 зыян күрүче стационар дәвалануда кала. Аларның икесенең хәле бик авыр, табиблар аларның тормышлары өчен көрәшәләр. Тагын дүрт кеше авыр хәлдә, шул исәптән бер бала», - диде Мурашко.
Мәскәү янындагы Красногорск шәһәренең «Крокус Сити холл» концерт залында террор акты 22 мартта була: һөҗүм итүчеләр бинада булган кешеләргә автоматтан ут ачалар һәм тамаша залын яндыралар. Соңгы мәгълүматлар буенча 145 кеше һәлак булган.
Россия Президенты Владимир Путин Россиянең җентекләп планлаштырылган теракт белән генә түгел, ә тыныч кешеләрне күпләп үтерү фаҗигасе белән очрашканын билгеләп үтте. Президент бу җинаятьне башкаручыларның, оештыручыларның һәм заказчыларның барысы да гадел һәм котылгысыз җәза алачагын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз