news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мурашко: Исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш куллану аркасында зыян күрүчеләр саны арта

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Федераль медицина катастрофалары үзәге мәгълүматлары буенча, 2023 елның беренче тәүлегендә 955 янгын теркәлгән, аларның күбесе торак йортларда булган, 230 кеше (шуларның 19ы – балалар) зыян күргән, 56 кеше һәлак булган. Бу хакта «Российская газета» РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

«Бу көннәрдә медицина хезмәте тәүлек әйләнәсе, көчәйтелгән режимда эшли, пациентларга (бәйрәмнәрдәң аларның саны арта) тиешле медицина ярдәме күрсәтелә», - дип белдерде РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

Ул билгеләп үткәнчә, Яңа ел каникулларында исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш куллану аркасында юл һәлакәтләрендә, янгыннарда зыян күрүчеләр, пиротехника куллану нәтиҗәсендә җәрәхәт алучылар саны арта. Зыян күрүчеләр арасында балалар бик күп.

Михаил Мурашко җаваплы затларны үзләренең һәм якыннарының сәламәтлегенә җаваплы карарга, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренең ямен җибәрмәскә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100