news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирус белән авыручылар санының кайчан артачагы билгеле

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны май азагы-июнь айларында артырга мөмкин. Яңа дулкынның никадәр көчле булуы кешеләрнең профилактика чараларын ничек үтәвенә һәм инфекциягә каршы прививка ясатуларына бәйле булачак, дип белдерде Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко. Бу турыда РИА Новости яза.

«Май азагы-июньдә авырулар саны күтәрелергә мөмкин дип уйлыйм», - диде Мурашко «Россия 24» телеканалында Наилә Аскер-заде белән әңгәмә барышында.

Ул билгеләп үткәнчә, яңа дулкынның көче һәр кешенең үз - үзен тотышына - кешеләрнең ничек прививка ясатуларына һәм ревакцияләнүенә, шулай ук санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәүгә бәйле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot