news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мурашко: Алдагы 25 елда яман шеш авырулары барлыкка килү куркынычы артачак

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко якындагы 25 елда онкологик авырулар куркынычы артачагын фаразлады. Мондый фикере белән ул «Яшәү өчен» халыкара онкология һәм радиотерапия форумында уртаклашты.

«Экспертлар бәяләвенчә, якындагы 25 елда, гомер озынлыгы арту һәм гомумән дөньяда бара торган процесслар белән бәйле рәвештә, онкология авырулары барлыкка килү куркынычы артачак», – дип министр сүзләрен китерә ТАСС.

Мурашко шулай ук 20-30 ел эчендә яман шеш авырулары таралу 50 процентка үсәргә мөмкин, дип өстәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot