news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мурашко Айрат Фәрраховны КДМУ ректоры итеп билгеләү турындагы боерыкка кул куйды

Мурашко Айрат Фәрраховны КДМУ ректоры итеп билгеләү турындагы боерыкка кул куйды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Айрат Фәрраховны Казан дәүләт медицина университеты ректоры итеп билгеләү турындагы боерыкка кул куйды. Бу хакта социаль челтәрләрдә Фәррахов үзе хәбәр итте.

«Минем беренче карарым идарә аппаратын кыскарту турындагы боерык булды. Бу катлаулы адым, әмма без үзгәрешләрне үзебездән – вуз җитәкчелегеннән башладык», - дип хәбәр итте Казан медицина университеты ректоры.

news_right_1
news_right_2
news_bot