news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мурашко Россия халкына март һәм апрельдә ревакцинация ясатырга киңәш итә

Бу айлар илдә эпидемиологик хәлнең киләчәктә нинди булачагын күрсәтә.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Март һәм апрель айлары илдә эпидемиологик хәлнең алга таба ничек үзгәрәчәген билгеләүче төп айлар булачак.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко шул хакта хәбәр итеп, россиялеләрне бу айларда ковидка каршы ревакцинация ясатырга чакырды.

«Март һәм апрель алга таба эпидемиологик хәлнең ничек булачагын билгеләү өчен төп айлар булып кала, һәм иң яхшысы — бу вакытны ревакцияләү өчен куллану», — дип ассызыклады министр.

Моңа кадәр Татарстанда кайбер категория кешеләр өчен коронавируска каршы мәҗбүри вакцинациянең гамәлдән чыгарылуы турында хәбәр ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot