Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мурашко: Covid-19 авыруыннан вакцинаны беренче булып медицина хезмәткәрләре алачак
Министр сүзләренчә, күмәк вакцинацияне уздыру клиник сынаулар тәмамланганнан соң гына мөмкин булачак.
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа коронавирус инфекциясеннән коллектив вакцинацияне иң беренче булып медицина хезмәткәрләре һәм авыруны йоктыру куркынычы югары булган кешеләр алачак. Бу хакта Казанда Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сөйләде.
«Беренче чиратта авыруны йоктыру куркынычы югары булган кешеләр вакцинация процедурасын узачак. Алар арасына медицина хезмәткәрләре һәм йоктыру куркынычы югары булган башка хезмәткәрләр дә керә», — дип билгеләп үтте министр.
Министр сүзләренчә, күмәк вакцинацияне уздыру клиник сынаулар тәмамланганнан соң гына мөмкин булачак. Клиник сынаулар исә вакцинаны куллану буенча инструкция эшләнеп беткәч, тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз