Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Муниципалитетларның өлешләп төзелешне контрольдә тоту хокуклары арта
Җирле үзидарә органнарына өстәмә вәкаләтләр бирү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Муниципаль берәмлекләрнең өлешләп төзелешне контрольдә тоту буенча хокуклары арттырылган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының кырык икенче утырышында билгеле булды.
Җирле үзидарә органнарына күп фатирлы йортларны өлешләп төзүне, торак-төзелеш кооперативлары эшен контрольдә тоту буенча дәүләт вәкаләтләре бирү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Төзәтмәләр 25 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов әйтүенчә, бу закон проекты республика законын федераль законга тәңгәлләштерү максатыннан эшләнгән. Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев закон проектының беренче чиратта өлешләп төзелештә катнашучыларның хокукларын яклауга юнәлдерелгәнен билгеләп узды.
Закон проекты буенча муниципалитетлар төзүченең күп фатирлы йортлар төзүгә өлешләп төзелештә катнашучылардан акча сорау хокукы булмавы турында хәбәр юллый алачак. Шулай ук, өлешләп төзелеш турында килешүдә теркәлгән объектны өлешчегә тапшыру бурычлары үтәлмәү турында мәгълүмат җиткерә алачаклар. Закон проекты нигезендә, вәкаләтләрне киңәйтү өчен, 5,5 млн сум өстәмә чыгымнар сорала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз