news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Муниципалитетларның кризиска каршы программаларын гамәлгә ашыруның барышы тикшереләчәк

Бу мәсьәлә бүген ТР Икътисад министрылыгы коллегиясе утырышында каралачак

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”). Муниципаль берәмлекләр эшчәнлеген бәяләү методикасы, муниципаль районнар һәм шәһәр округларының узган 9 ай эчендә кризиска каршы программаларын гамәлгә ашыруның торышы бүген ТР Икътисад министрлыгында узачак коллегия утырышында төп темаларның берсе булачак.

Көн тәртибенә шулай ук индикатив идарә системасы, ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты, ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эш нәтиҗәләрен тикшерү дә кертелгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot