news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Муниципальара автобус йөртүчеләр тәүлек эчендә 45 тапкыр маршруттан тайпылган

"Бөгелмә АТП" ҖЧҖ (24 соңга калу), шәхси эшмәкәр "Рафиков" (22) һәм "Түбән Кама ПАТП-1" (11) автобус йөртүчеләре кагыйдәләрне иң күп бозучылар рәтендә

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан буенча 204 автобус муниципальара маршрутларга чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 4 тапкыр тизлекне арттыруга бәйле кагыйдә бозган (алдагы тәүлек күрсәткече белән чагыштырганда, 73 процентка кимегән). Шулай ук маршруттан тайпылуның 45 очрагы  (24 процентка кимегән) һәм контроль ноктага соңга калуның 79 очрагы (41 процентка кимегән) теркәлгән.

"Бөгелмә АТП" ҖЧҖ (24 соңга калу), шәхси эшмәкәр "Рафиков" (22) һәм "Түбән Кама ПАТП-1" (11) автобус йөртүчеләре кагыйдәләрне иң күп бозучылар рәтендә, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте..          

news_right_1
news_right_2
news_bot