news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муниципаль һәм шәхси транспортта йөрү бәяләре арта

Муниципаль һәм шәхси транспортта йөрү бәяләре арта

(Казан, 20 декабрь, «Татар–информ», Ирина Игнатьева). Бу көннәрдә шәһәр транспорт һәм элемтә комитетында ел башыннан Казанда пассажир транспортына булачак яңа бәяләр турында фикер алышалар. Ел азагында шәһәр башлыгы тиешле документка кул куярга тиеш.

Казанның шәхси пассажир йөртүчеләр ассоциациясе комитетка түбәндәге мәгълүматларны биргән. Киләсе елда «ПАЗик»ларда йөрү 10 сум, ә «ГАЗель»ләрдә 13 сум булырга тиеш. Шәхси йөртүчеләр мондый карарны соңгы ярты елда автобуслар өчен запас частьләрнең 25 процентка, ә ягулыкның 35 процентка кыйммәтләнүе белән аңлата. Әгәр элек «ПАЗик» йөртүчесе бензинга 800 сум сарыф итсә, хәзер – 1400. Транспорт һәм элемтә комитетында мәсьәләнең мондый куелышына каршы түгелләр. Моннан тыш, комитет белгечләре үзләре муниципаль транспорт өчен яңа бәяләр эшләгән – яңа елдан трамвай, троллейбус һәм автобусларда йөрү өчен ике сумга күбрәк түләргә туры киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100