news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Муниципаль хезмәткәрләрнең волейбол ярышлары Казан, Түбән Кама, Азнакайга уңыш китерде

Спартакиада кысаларында алдагы ярышлар бадминтон буенча була.

(Азнакай, 8 ноябрь, “Татар-информ”, “Маяк”). Түбән Камада муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында волейбол ярышлары булып, анда 14 команда үзара ярышты. Аерым алганда, Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Буа, Азнакай, Бөгелмә, Яшел Үзән, Баулы, Алабуга, Чистай, Нурлат, Яр Чаллыдан барлыгы 140 муниципаль хезмәткәр спартакиадада катнашты. Азнакайлылар, Казан һәм Түбән Кама командаларыннан гына калышып, өченче урынга лаек булды, дип хәбәр итә Азнакайның “Маяк” газетасы.

Киләсе ярышлар 10-11 ноябрь көннәрендә Зәйдә узачак. Анысында командалар бадминтон буенча көч сынашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot