news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муниципаль хакимият халыкка гараж һәм җирне рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк

Җирле үзидарә органнары гаражга хокуклары Бердәм күчемсез милек реестрында теркәлмәгән кешеләрне табарга хокуклы.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан муниципаль хакимияте гражданнарга гараж һәм гараж урнашкан җирне милек итеп рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк.

ТР Дәүләт Советының 26 нчы утыршында шундый закон проекты кабул ителде. Документны Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев тәкъдим итте.

Аның сүзләренчә, Федераль законның 18 нче маддәсенең 3 нче часте буенча, җирле үзидарә органнары гаражга хокуклары Бердәм күчемсез милек реестрында теркәлмәгән кешеләрне табарга хокуклы. «Алар халыкка гаражларга һәм шул җир биләмәләренә хокукларын теркәүдә булыша ала. Бу капиталь булмаган корылмаларга — фундаментсыз гаражларга гына кагыла», — дип искәртте.

«Бу гаражларга документлар исемлеге билгеле. Кеше үзе чабып йөрмәячәк, ә мәсьәләне тиешле орган хәл итәчәк. Ә капиталь корылмалар „гараж амнистиясе“ турында законга кагылышлы», — дип әйтте депутат. Муниципаль хакимият вәкилләре архивларда хокукны раслаучы документлар эзләшә ала һәм рәсмиләштерү тәртибен аңлатачак.

Закон проект нигезендә, Җир кодексына да үзгәрешләр кертелә. Министрлар Кабинеты җирле үзидарә органнарының гаражларны урнаштыру һәм яшәү урыннары янында инвалидлар өчен тукталыш схемаларын раслау тәртибен билгеләячәк.

Шулай ук, Министрлар Кабинеты Татарстан милкендәге җирләрдән куллану өчен түләү билгеләү тәртибен раслаячак. Нәтиҗәдә, ул җирләрдә гражданнар капиталь корылма саналмаган гаражлар төзеп куя ала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100