news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Муниципаль фонд җәмәгатьчелек хезмәтләре һәм ТКХ өлкәсендәге проектларын финансларга әзер

^Муниципаль фонд җәмәгатьчелек хезмәтләре һәм ТКХ өлкәсендәге проектларын финансларга әзер

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Кичә ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгында Халыкара финанс корпорациясе инициативасы белән төзелгән Муниципаль фонд эшчәнлеген һәм мөмкинлекләрен тәкъдир итү булды.

Фонд белгечләре ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов чакыруы буенча 20 июль Казанга көнне килде. Эшче графикта беренче чара Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашу булды. Анда ТР икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, башка хөкүмәт әгъзалары катнашты. Рөстәм Миңнеханов республиканың социаль-икътисади потенциалы турында сөйләде. Мөһим бурычлар дип, Премьер кыска вакытта республиканың керем базасын үстерүне һәм шәһәрләрнең торак-коммуналь хуҗалыгын модернизацияләүне үткәрүне атады. Менә биредә зур булмаган процентларга Муниципаль фондның акчалары кирәк булачак та инде, диде ул. Фонд директоры Деклан Даф фонд төбәкләрнең көн үзәгендәге мәсьәләләрне хәл итү өчен төзелде дә инде, дип белдерде.

Фондның мөмкинлекләре турында җентекле мәгълүмат шушы ук көнне ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгында тәкъдир ителде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, фонд вәкилләренең Казанга сәфәренең максаты – икътисадның төрле өлкәләренә инвестицияләр җәлеп итүгә карата республика һәм шәһәр җитәкчелеге карашын ачыклау. Муниципаль фонд җәмәгатьчелек хезмәте (су белән тәэмин итү, канализация, транспорт) өлкәсендәге проектларга ярдәм итә.

Казан хакимияте җитәкчелеге бүген үк тормышка ашыра башларга мөмкин проектлар турында сөйләде. Муниципаль фонд белән хезмәттәшлек бу эшне күпкә тизләтәчәк. Борис Павлов очрашуга йомгак ясап, министрлык белгечләре фондка җибәрү өчен инвестиция проектлары өстендә актив эшләячәк дип белдерде.

Көн дәвамында кунаклар Казан хакимиятендә, “Идея” технопаркында булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot