Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Муниципаль берәмлекләр Татарстан Президенты каршында алты мәсьәлә күтәрергә ниятли
Республиканың Муниципаль берәмлекләр советы җирле үзидарә башлыклары өчен уздырылган семинар-киңәшмә нәтиҗәләре буенча Президентка мөрәҗәгать итәчәк.
(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Татарстанда май аенда җирле үзидарә башлыклары өчен үткәрелгән семинар-киңәшмәләрнең нәтиҗәсе буенча, республика Президентына мөрәҗәгать кабул ителәчәк. Бүген Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы Президиумы утырышында әлеге мөрәҗәгатькә аеруча актуаль дип исәпләнгән алты мәсьәлә кертелде.
“ТР Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров җитәкчелегендә үткән Президиум утырышында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, шулай ук ТР Дәүләт Советы, министрлыклар, идарә тармагы вәкилләре, муниципаль район башлыклары катнашты.
Җирле үзидарә башлыклары өчен семинарлар ел саен үткәрелә. Аны ТР Муниципаль берәмлекләр советы һәм Татарстан Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе берлектә оештыра. Аларда муниципаль берәмлекләрнең идарә органнарында эшләүчеләрне борчыган сораулар күтәрелә, законнардагы үзгәрешләр турында белгечләр тәфсилләп аңлата.
Быел 11-31 майда Лениногорск, Аксубай, Чаллы, Мамадыш, Апаста зональ семинарлар узып, йомгаклау җыелышы Казанда булды. Семинарларда 997 муниципаль берәмлектән барлыгы 1087 кеше катнашты. Язма рәвештә 100дән артык сорау кабул ителүе мәгълүм.
“2016 елдагы семинарларда яңгыраган сорауларның күпчелеге дәүләт хакимияте башкарма органнары, Хөкүмәт, республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә каралды, алар буенча төгәл карарлар кабул ителде. Быел инде ул мәсьәләләрне күтәрүче булмады”, – дип искәртте Минсәгыйть Шакиров.
Монда, мисалга, президентның социаль программаларын тормышка ашыруны дәвам итү, үләт базларын һәм биотермик чокырларны карап тоту, салымнар җыю һәм башка мәсьәләләрне китерергә мөмкин.
ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе сүзләренчә, быел семинарларда күтәрелгән сораулардан көн кадагына суккан мәсьәләләр исемлегендә 28 сорау урын алган. “Шуларның алтысы белән Татарстан Президентына мөрәҗәгать итәчәкбез, – дип белдерде Минсәгыйть Шакиров. – Әлбәттә, калган сораулар да игътибардан читтә калмый. Республикада киләсе елга бюджет төзү өстендә эш алып барыла, безне борчыган мәсьәләләрне хәзер үк күтәрергә кирәк. Югыйсә, аларның чишелеше тагын бер елга соңарачак”.
Мәсьәләләрнең берсе финанс өлкәгә кагыла: җирлекләрдә һәркайсының аерым резерв фондын оештырырга тәкъдим ителә. Ул җирлектәге чыгым бюджетының 2-3 проценты күләмендә булса яхшы дип фаразлана. Минсәгыйть Шакиров сүзләренчә, уртача санаганда, җирлекнең чыгымнар бюджеты 3 миллион сумны тәшкил итә. Алдан билгеләнгән максатларга тотылачак резерв фонды дигәндә, якынча 40 мең сум акча турында сүз бара.
Моннан тыш, муниципаль берәмлекләр Президентка янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча вәкаләтләрне башкару өчен финанслар җитмәве турында ирештерергә ниятли. Муниципаль берәмлек карамагындагы янгын сүндерү машиналарын карап тоту, ягулык белән тәэмин итү, ирекле янгын сүндерүчеләр дружинасын оештыру өстәмә чыгымнар таләп итүен әйтәләр.
Чираттагы мәсьәлә – җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсенә карый. Җирлекләр авылда озак вакыт яшәп, аның үсешенә өлеш керткән кешеләргә, шулай ук җирлек башлыкларына, педагогларга, медицина хезмәткәрләренә җир участокларын торглар уздырмыйча гына бирергә сорый.
Тагын бер мәсьәлә – тикшерүче һәм күзәтчелек органнары эшчәнлегенә бәйле. Президенттан суүткәргечтәге һәм чишмәләрдәге суның сыйфаты билгеләнгән нормаларга туры килмәгәне һәм, моңа өстәп, иске карьерларны рекультивацияләү эшен башкармаган өчен җирлек башлыгына штраф салдырмау мәсьәләсен хәл итүне сорыйлар. Бу очракта әлеге эшләрне башкарырга җирле үзидарә җитәкчесенең бернинди мөмкинлеге булмавын әйтеп, норматив актларга үзгәрешләр кертергә кирәк дип аңлаталар.
Хезмәт хакы мәсьәләсе дә читтә калмаган. Җирле үзидарә органында эшләүче хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын даими индексацияләү, премияләр бирү җаен табарга үтенәләр. “Җирлек башлыгының хезмәт хакы 20 мең сум тирәсе. Без аны премияләр исәбенә күтәрә алдык, шулай 30 мең сумнан арттырдык. Әмма Башкарма комитет җитәкчесе, бухгалтерлар һәм башка хезмәткәрләр дә бар. Алар 8 мең сум хезмәт хакы белән калды. Аларның да хезмәт хакларын күтәрү юлларын уйларга кирәк, бәлки, шулай ук премияләр исәбенә арттырып булыр”, – дип тәкъдим итте Минсәгыйть Шакиров.
Муниципаль берәмлекләр Президентка авыл җирлеге башлыгына кулланышка бирелгән автомобильне ягулык белән тәэмин итүгә, ремонтлауга финанс чаралары җитмәүгә дә зарыр җиткерергә ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз