news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Муниципаль берәмлекләр чикләрен үзгәртү белән бәйле закон проектларын карау дәвам итә

Утырышта республиканың Чүпрәле һәм Буа муниципаль районары чикләрен үзгәртү белән бәйле закон проектларын икенче укылышта кабул итү тәкъдиме белән чыгарга карар кылынды

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар аерым муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләрен үзгәртү, алар составындагы муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусына кагылышлы закон проектларын карады.
Аерым алганда, Чирмешән һәм Тукай муниципаль районнарына бәйле закон проектлары - беренче укылышка, Тәтеш, Балык Бистәсе, Алабуга, Лининогорск, Теләче, Мамадыш, Азнакай, Баулы, Минзәлә, Лаеш, Бөгелмә, Әтнә, Арча муниципаль берәмлекләренә кагылышлылары икенче һәм өченче укылышка әзерләнде.
Утырышта республиканың Чүпрәле һәм Буа муниципаль районнары чикләрен үзгәртү белән бәйле закон проектларын икенче укылышта кабул итү тәкъдиме белән чыгарга карар кылынды. Комитет рәисе Валентина Липужина сүзләренә караганда, әлеге районнар арасында чикләрне билгеләү буенча проблемалар кала бирә.
ТР Прокуратурасы вәкиле Галина Синякова сүзләренчә, Чүпрәле һәм Буа муниципаль районнары чикләрен үзгәртү белән бәйле закон проектларын өченче укылышта кабул иткәнче, бу өлкәдәге проблемаларны хәл итеп бетерергә кирәк булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot