news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Муниципаль берәмлек башлыклары Сингапурда стажировка уза

Татарстан территорияләренең үсеш планнары буенча эшләнгән индивидуаль тәкъдимнәр - муниципаль берәмлек башлыкларының стажировка нәтиҗәсе әнә шундый нәтиҗә бирергә тиеш

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). ТР Президенты Минтимер Шәймиев кушуы буенча муниципаль берәмлек башлыклары 25 -29 гыйнвар көннәрендә Сингапурда стажировка узачак. Дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан уздырылучы бу укулар Сингапурның Ли Куан Ю исемендәге Сәяси тикшеренүләр мәктәбе һәм Дәүләт хезмәте колледжы базасында узачак, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

Әлеге уку йортлары яңа буын сәясәтчеләр һәм лидерларны укыту һәм әзерләү белән шөгыльләнә. Биредә төрле илләрдән ел саен 2000 ләп дәүләт хезмәткәре курслар уза. Билгеле булганча, ТР Хөкүмәте белән Сингапурның Дәүләт хезмәте колледжы арасында хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү турындагы килешү гамәлдә. Документ узган елның сентябрендә Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең IV Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында әлеге Азия иленә сәфәре вакытында имзаланган иде.

Муниципаль берәмлек башлыклары Сингапурда уңышлы идарә принциплары нигезләрен өйрәнәчәк, дөнья тәҗрибәсе мисалында финанслауның үзәкләштерүдән китүе проблемаларын караячак, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә уңышлы эшләүче оешмаларның эш тәҗрибәсен өйрәнәчәк. Программада Сингапур Хөкүмәтенең аерым бүлекчәләре эшчәнлеге белән танышу да каралган. Татарстан территорияләренең үсеш планнары буенча эшләнгән индивидуаль тәкъдимнәр - муниципаль берәмлек башлыкларының стажировка нәтиҗәсе әнә шундый нәтиҗә бирергә тиеш. ТР Икътисад министрлыгы бу идеяләрне берләштереп алга таба республика Хөкүмәте каравына тәкъдим итәчәк. Алар арасынннан иң алдынгы тәкъдимнәр Татарстанның социаль –икътисади үсеше буенча яңа стратегия эшләгәндә файдаланылачак.

Муниципалитет башлыклары Татарстанның Сингапурда стажировка узучы җитәкчеләренең икенче төркеме. Узган җәйдә Татарстан министрлары өчен биредә белем алу семинары һәм стажировка оештырылган иде.


news_right_1
news_right_2
news_bot