news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан муниципалитетлары ел башыннан 60,4 миллиард сумлык трансферт алган

Татарстан муниципалитетлары ел башыннан 60,4 миллиард сумлык трансферт алган

Агымдагы елның 13 июленә Татарстан муниципаль берәмлекләре бюджетларына республика казнасыннан 60,4 миллиард сумлык бюджетара трансфертлар кергән. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәк казнасыннан җирле бюджетларга бюджетара трансфертлар дотацияләр, субсидияләр, субвенцияләр һәм башка бюджетара трансфертлар рәвешендә бирелә, дип искәрттеләр ведомствода.

Хәзерге вакытка муниципаль бюджетлар 1,2 миллиард сум дотация, 20,6 миллиард сум субсидия, 36 миллиард сум субвенция, шулай ук 2,6 миллиард сум күләмендә башка бюджетара трансфертлар алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot