news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан муниципалитетларына 86,9 миллиард сум күләмендә бюджетара трансферт җибәрелгән

«2025 елга һәм 2026-2027 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР законы нигезендә, республиканың муниципаль берәмлекләренә бюджетара трансфертлар бирү каралган. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан бюджетыннан акчалар җирле бюджетларга дотацияләр, субсидияләр, субвенцияләр, шулай ук башка бюджетара трансфертлар рәвешендә җибәрелә.

Хәзерге вакытта республиканың муниципаль берәмлекләренә 86,9 миллиард сум күләмендә бюджетара трансфертлар күчерелгән инде. Шуларның 2,1 миллиард сумы – дотацияләр, 26,9 миллиарды – субсидияләр, 47,4 миллиарды - субвенцияләр, тагын 10,5 миллиард сумы башка бюджетара трансфертлар рәвешендә җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot