news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Аксубай районында булды

Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Аксубай районында  булды
Фото: http://aksubayevo.ru/

Аксубай районына Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин килде. Эшлекле сәфәр «Әниләр» мәчетендә булудан, район мөхтәсибәте вәкилләре белән аралашудан башланды. Әгъзам Гобәйдуллин район җитәкчеләре белән Аксубай мөселман зиратында булды, Чаллы хакимиятенең элеккеге җитәкчесе Рәшит Хәмәдиевне искә алды, аның каберенә чәчәкләр салды. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

Район җитәкчелеге озатуында муниципаль берәмлекләр Советы рәисе илкүләм проект кысаларында Түбән Савруш авылында төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пунктында булды, авыл халкы белән аралашты, аларга иң изге теләкләрен җиткерде.

Шулай ук бу авылда тагын бер объект – товарлыклы-сөтчелек фермасына асфальт юл файдалануга тапшырылды. Яңа юл ярдәмендә терлекчеләрнең хезмәт шартлары күпкә яхшырды, ә авыл тынычланып калды – асфальт трасса авыл артыннан уза. Бу объектны ачу тантанасы Түбән Савруш, «Молко» ҖЧҖ һәм район өчен зур вакыйга.

Әгъзам Гобәйдуллин Аксубайда Җиңү паркын ачуда катнашты. Бу вакыйгага бик күп балалар, яшьләр, районның иҗтимагый оешмалары, волонтерлар хәрәкәте вәкилләре җыелды. Республикадан килгән кунак капиталь ремонттан соң күптән түгел ачылган Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә булды, яңартуны бәяләде. Мәктәп базасында ул районның авыл җирлекләре башлыклары һәм аларның урынбасарлары белән эшлекле очрашу үткәрде.

Районга сәфәр Иске Ибрай авылында тәмамланды – Әгъзам Гобәйдуллин һәм район җитәкчесе капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йортын ачуда катнаштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot